Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2023 елның көзге урман культуралары сезонына әзерләнә

2023 елның 25 августы, җомга

Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2023 елның көзге урман культуралары сезонына әзерләнә. Аның кысаларында Кама урманчылыгының урман фонды территориясендә 218,8 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм 89 гектар мәйданда киләсе елның урман культуралары өчен туфрак әзерләү буенча эшләр башкарылачак.

«Шулай ук сентябрьдә сабаклы имән орлыкларын җыюга керешәбез. Дәүләт йөкләмәсе буенча, ким дигәндә 300 килограмм имән чикләвеген җыярга кирәк, – дип хәбәр итте урман хуҗалыгы директоры урынбасары Юрий Бочков. – Октябрьгә базислы урман питомнигында утырту материалын инвентаризацияләү планлаштырыла».

Шул ук вакытта «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә дә әзерлек башлана. Акция Кама кишәрлеге урманчылыгының 50нче кварталында уздырылыр, барлыгы 2050 данә чыршы утыртылыр дип көтелә», – дип өстәде Юрий Бочков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International