Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аның карамагындагы оешмаларда булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тапшырылды.
Бүген Министрлыкта узган акция барышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Василий Черновның кызы Регина Чернова белән очрашты.
Бүләк тапшырганда, Равил Кузюров булачак мәктәп укучысына ныклы сәламәтлек, бәхет, укуда һәм иҗатта уңышлар теләде.
«Бу уку елы күп яңа белем һәм кызыклы ачышлар, шулай ук җиңүләр һәм казанышлар алып килсен. Яхшы гына укы һәм әти-әниеңнең горурлыгы бул», – дип билгеләп үтте ул.
Быел мондый канцелярия кирәк-яраклары җыелмаларын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрнең 70 баласы алачак. Әлеге инициатива Министрлыкның, урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының башлангыч һөнәри берлек оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла.