2023 елның 1 сентябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2023 кысаларында А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Чарада табигатьне саклау ведомстволары, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре, «Татнефть» ГАҖ, «СИБУР» ҖЧҖ, «Алабуга» СҖТ МИЗ, «ТАИФ-НК» АҖ вәкилләре һ.б. катнашачаклар.
Конференциядә әйләнә-тирә мохит компонентларының торышын, сәнәгать ташландыкларын, климат үзгәрешләрен мониторинглау һәм тикшерү өлкәсендә яңа алымнар һәм инновацион ватан эшләнмәләре, аларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алдынгы сынау проектлары турында фикер алышу планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ТР әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау буенча беренче министры Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә булдырылган.