Лубян урман-техник көллиятендә яңа уку елына әзерләнү эшләре төгәлләнеп килә

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Лубян урман-техник көллиятендә яңа уку елына әзерләнү эшләре төгәлләнеп килә.

«Уку процессының графигы, дәресләр расписаниесе эшләнде, спорт-массакүләм чаралар планы әзерләнде, – дип сөйләде көллият директоры Рим Фәхразыев.  – Шул ук вакытта студентларны тулай торакка урнаштыру процедурасы да башланды. Укучыларны волонтерлар, тулай торак вәкилләре һәм көллият хезмәткәрләре каршы ала».

«Моннан тыш, хәзерге вакытта Белем көненә багышланган тантаналы линейкага әзерлек бара. Чарага Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Кукмара муниципаль районы хакимияте вәкилләре, шулай ук студентларның әти-әниләре һәм якыннары чакырылачак», – дип өстәде Рим Фәхразыев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International