Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс узды. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Комиссия әгъзалары тарафыннан Министрлыкның финанс, бухгалтерлык хисабы һәм контроль бүлеге җитәкчесе урынбасары вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә дәгъва итүче 2 кандидатура каралды. Конкурста катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, финанс һәм бухгалтерлык хисаплылыгын әзерләү һәм төзүгә кагылышлы сораулар бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.