Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы тапшырылды. Бүген «Арча урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесендә чираттагы чара узды.
Бүләкләр тапшырганда, урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов балаларга ныклы сәламәтлек, бәхет, яхшы кәеф һәм укуда уңышлар теләде.
«Белем юлы гел шома гына булмый, әмма сәяхәтнең кыйммәтлерәк һәм кызыклырак булуы да шуңа бәйле. Яңа уку елы сезгә күп шатлык, яңа идеяләр һәм җиңүләр, ачышлар һәм тәэсирләр алып килсен», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең 70 артык баласы канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын алды. Әлеге инициатива Министрлыкның, урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының башлангыч һөнәри берлек оешмасы ярдәме белән тормышка ашырылды.