Бүген Лубян урман-техник көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Студентларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлануы белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Кәшапов һәм көллият директоры Рим Фәхразыев котладылар.
Үзенең сәламләү сүзендә Рәис Гомәров Лубян урман-техник көллиятенең республикада гына түгел, ә илнең башка төбәкләрендә дә билгеле булган урта һөнәри белем бирүнең заманча учреждениесе булуы турында билгеләп үтте.
«Яңа уку елы – мөмкинлекләр, ачышлар һәм үсеш вакыты. Бу сезнең киләчәк карьера өчен нигез булачак белем һәм күнекмәләр алу өчен мөһим чор. Һәр лекция һәм һәр практик эш сезнең һөнәри юлыгызның нигезен тудыручы кирпеч булып тора, – диде Рәис Гомәров. – Барыгызны да Белем көне белән котлыйм һәм бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим».
Шулай ук чара кысаларында 2022-2023 уку елында укуда һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган көллият студентлары бүләкләнде.