Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты. Ул студентларны һәм укытучыларны яңа уку елының башлануы белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган һәр эшләрендә уңышлар теләде.
«Казан дәүләт аграр университеты – бай тарихы һәм уникаль традицияләре булган заманча, динамик үсештә булган югары уку йорты. Биредә сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Барыгызны да Белем көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Бу уку елы якты мизгелләр, яңа ачышлар, җиңүләр һәм белем белән тулы булып, сезгә максатларыгызга ирешергә ярдәм итсен».
Шулай ук ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова һәм башкалар да Казан дәүләт аграр университеты студентларын котлады.