Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районының гомуми белем бирү йортларында укучылар өчен «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы: чыганаклардан бүгенге көнгә кадәр» дәресен үткәрде. Дәрес «Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе» МБУ базасында узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәрес «Үз белемеңне уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында оештырылды.
Дәрес барышында министр Татарстанда урман хуҗалыгының үткәненә һәм бүгенге торышына, тармак белгечләре тарафыннан урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләргә тукталды.
«Урман – үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган кыйммәтле табигать хәзинәсе. Бүгенге көндә республика урманнарының гомуми мәйданы 1 миллион 267 мең гектар тәшкил итә. Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, автомобиль юллары буенда, елга, күлләр һәм сулыклар тирәсендә дә утыртылган саклагыч урман утыртмалары челтәре бар. Шундый урман полосаларын да исәпкә алып, хәзерге вакытта төбәкнең урман белән каплану дәрәҗәсе чама белән 20% тәшкил итә, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Муниципаль районнар киселешендә урманнар тигез урнашмаган һәм 2,9% башлап 41% кадәр тирбәлә».
Аның сүзләренә караганда, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының өстенлекле бурычларының берсе – урман фонды һәм башка категориядәге җирләрдә сыйфатлы урман торгызу һәм урман үстерү. 2019 елдан башлап урман фондында мондый эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла».
«Әлеге федераль проектның төп индикаторы – «урманнарны торгызу һәм урман үстерүнең кисеп алынган һәм һәлак булган урман утыртулары мәйданына нисбәте». Узган ел күрсәткеч арттырып үтәлде һәм 154% тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Ләкин яңа урман культуралары утырту белән генә чикләнеп булмый. Урман тармагы белгечләре урманнарны янгыннан саклый, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклый, урман законнарын бозуны кисәтә һәм ачыклый».
Министр соңгы елларда Татарстанда урман тармагын цифрлаштыруга аерым игътибар бирелүе турында да өстәде. «2022 елда Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проектының икенче этабы төгәлләнде. Барлыгы 14 хезмәт цифрлаштырылды, – дип өстәде Равил Кузюров. – Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләре турында мәгълүматлар базасын булдыру, пилотсыз очу аппаратлары сатып алу һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру буенча эшләр дә алып барылды».
Исегезгә төшерәбез, «Үз белемнәрең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе 2021 елда старт алды. Акциянең партнерлары булып Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Финанс министрлыгы, Росприроднадзор, Россия Фәннәр академиясе һ.б. тора.
Акция вакытында 20 меңнән артык лекция оештырылган, 20 меңнән артык мәйданчык, 20 мең лектор һәм 500 мең тыңлаучы теркәлгән.