Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда «Мирас» спорт комплексы базасында узды.
Ярышларда Дмитрий Анохин, Нияз Имамиев, Тимур Галиев, Фәнил Әхмәдуллин, Әнәс Сөнгатуллин, Артем Николаев, Илназ Хөсәенов, Илдар Байхуҗин һәм Илмир Хәмдиев составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Министрлык белгечләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгының, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының берләшкән җыелма командасына каршы уйнадылар.
«Мин спартакиадада беренче тапкыр катнашам. Матч кызыклы һәм мавыктыргыч булды, безгә көчле көндәшләр эләкте, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Илмир Хәмдиев. – Киләсе ярышларга әзерләнәчәкбез».