Рослесхоз: ЛесЕГАИСта документларны хәзер электрон ышаныч кәгазе ярдәмендә имзаларга мөмкин

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Рослесхозның мәгълүмат системаларын үстерү идарәсе һәм дәүләт урман реестры башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Микка сөйләгәнчә, 1 сентябрьдән таныклык бирү үзәкләре юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар хезмәткәрләренә, оешманы күрсәтмичә, УКЭП бирә башлаячак. ЛесЕГАИСта электрон ышаныч кәгазен саклау урыны һәм аның реквизитлары күрсәтелгән функционал гамәлгә ашырылган.

«Хезмәткәргә УКЭП белән эшләү, мәсәлән, агач белән алыш-биреш турында декларациягә кул кую өчен, оешма җитәкчесе хезмәткәргә электрон ышаныч кәгазе бирергә тиеш булачак. Моны Дәүләт хезмәтләре порталында да эшләп була. Документны электрон имза ярдәмендә имзалаганда, хезмәткәр аңа бирелгән ышаныч кәгазен куярга яки аның кайда саклануын күрсәтергә тиеш», – диде ул.

Шул ук вакытта үзгәрешләр быелның 1 сентябренә кадәр электрон имза алган кешеләргә кагылмаячак. Бу очракта электрон имзаның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы электрон ышаныч турында мәгълүматны күрсәтергә кирәкмәячәк.

Үзгәрешләр ЛесЕГАИСта агач материалын күзәтүне тәэмин итүче ярдәмче система эшенә дә кагылмаячак. Мәсәлән, электрон иярчен документлар (ЭСД) төзегәндә яки гади электрон имза куллануга бәйле рәвештә.

Белешмә өчен:

*УКЭП – көчәйтелгән квалификацияле электрон имза.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International