Урман тармагы белгечләре парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын нефть белән эшкәртә

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртү дәвам итә. Әйтик, «Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 36,2 гектар мәйданда Бөрсет кишәрлеге территориясендә шундый эшләр башкарган. Барлыгы 16 кеше җәлеп ителгән.

ТР «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм ТР «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре 60 гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын нефтькә салганнар.

«Парсыз ефәк күбәләге – полифаг, 300 төргә кадәр үсемлекләрне, барлык яфраклы токымнарны, ылыслы токымнарның бер өлешен, куакларның күп төрләрен зарарлый, – ди «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Артем Улаев. – Нефть белән эшкәртү салынган йомыркаларны аларга нефть продуктлары – эшкәртелгән машина мае һәм керосин салу юлы белән юк итүне күздә тота. Бу чара әлеге корткычның санын киметергә мөмкинлек бирәчәк».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында урман утыртмаларын тикшерү үткәрелә, 2024 елда парсыз ефәк күбәләге булган урыннарны бетерү  чараларын үтәү өчен документлар төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International