2023-2024 уку елында Татарстан Республикасының 149 мәктәп урманчылыгы балалар өчен үз ишекләрен ачты. Берләшмәләр үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, шулай ук укучыларның һөнәри белемнәрен, урманчылык эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә алуга юнәлдерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыклары эше «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
«Без бу юнәлешне актив үстерәбез. Хәзерге вакытта тәрбияләнүчеләр саны 1900 кеше, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Укучылар белән эшләүнең сыйфатын яхшырту һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә, заманча белем бирү программаларын эшләүгә, чараларның яңа төрләрен һәм форматларын эзләүгә курс тотыла».
2023-2024 уку елында укучылар «Урманны саклыйк», «Чиста яр», «Кышын кошларны ашатыгыз», «Яшә, чыршы», «Кошларга өй бүләк итик!», «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Табигатьне саклагыз, ул гүзәл!», «Яшә, чишмә, яшә!», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Батарейкалар, бирешегез!», «Эковесна» табигать саклау акцияләрендә катнашып, Урман хезмәткәрләре көне, Тыюлыклар һәм милли парклар көне, Халыкара урманнар көне, Кошлар көне, Җиңү көне һ.б. чараларны үткәрәчәкләр.