«Сыналган бизнес» интернет-ресурсында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлаган. Сервис үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнеска кире элемтә бирергә мөмкинлек бирә. Сораштыру белән https://provbiz.ru/interview сайтында танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бизнеска законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен 2017 елдан ТР Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән төзелгән «Сыналган бизнес» интернет-порталы эшли.
Проектта контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләргә җентекле аңлатмалар бирә, типик хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша. Шуның аркасында https://provbiz.ru/ сайтында эшкуарлар өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы: якынча 1 350 типик бозу очрагы һәм аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда барлыкка килгән тормыш хәлләре буенча 1 300дән артык сорау-җавап тупланган.