Лениногорск шәһәрендә «Мәгариф идарәсе» МКУ базасында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә республиканың Әлмәт, Кәләй, Бөгелмә, Баулы һәм Лениногорск урманчылыклары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, участокларның урманчылары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар катнашты.
Төп доклад белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул чарада катнашучылар өчен федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруны регламентлаучы норматив хокукый актлар, контроль-күзәтчелек һәм профилактик чараларның төрләре, «ТОР КНД» ДМС һәм «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДМС эшләү үзенчәлекләре турында искәртеп узды.
Ахырдан Айрат Әхмәров урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен үтәү өлешендә граждани-хокукый җаваплылык мәсьәләләренә тукталды.