Рослесхозда 2023 елда нәселдәнлек сыйфатлары яхшыртылган урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 2023 елда нәселдәнлек сыйфатлары яхшыртылган урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.

Утырыш эшендә РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Орлык әзерләү барышы турында төп доклад белән Рослесхозның урманнарын торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.

Шулай ук урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре кыскача докладлар белән дә чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International