Татарстанда түләүсез юридик ярдәмне дәүләт электрон сервисы аша алырга мөмкин

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы халкы РФ Юстиция министрлыгының «Вправе.рф» дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм ала ала.

Россия Юстиция министрлыгының «Вправе.рф» мәгълүмат системасы 2022 елның 20 декабреннән илнең ун сынау төбәгендә тест режимында эшли башлады, шуларның берсе Татарстан булды.

Портал телефон аша юрист консультациясен алырга, язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрергә, ТР Дәүләт юридик бюросына турыдан-туры кабул итүгә язылырга, иң кирәкле тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Порталдан теләсә кайсы гражданин файдалана ала. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) шәхси кабинетта авторизацияләнергә, «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгать итү» төймәсенә басарга кирәк. Аннары шәхси мәгълүматны тутырырга кирәк.

Киләчәктә гражданнар электрон рәвештә хокукый ярдәм ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International