Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре уздырыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, бу елның 7 сентябренә санитар-савыктыру чаралары 1,2 мең га мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 825 га леквидлы булмаган агачлар җыеп алынган. Эшләрнең югары темпларын республиканың Баулы, Кайбыч, Мамадыш һәм Саба урман хуҗалыклары хезмәткәрләре күрсәтә.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.