Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны башланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә 1112 мең гектар мәйданда – табигый урман торгызу, 591 гектарда – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклый торган агачлар утырту, 2 мең гектарда урман культураларын өстәп утырту һәм 1,4 мең гектар мәйданда киләсе ел урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен башкарырга кирәк булачак. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылачак.
Моннан тыш, урман тармагы белгечләре тарафыннан кимендә 13 мең килограммнан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация ясау планлаштырыла.
Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.