ТР Аксубай муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 8 сентябре, җомга

Аксубай урманчылыгының Ибрай кишәрлеге территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе үтте. Чарада «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар быел урманнарны торгызу, урман культураларын тулыландыру, янгынга каршы юлларны реконструкцияләү, шулай ук башкарылган санитар-сәламәтләндерү чараларының сыйфатын бәяләделәр.

Питомник хуҗалыгына аерым игътибар бирелде. Урманчылар базислы урман питомнигын карадылар һәм 2022 һәм 2023 елларда чәчүлекләрнең торышын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International