ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2023 елның 8 сентябре, җомга

Бүген Министрлыкта финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә докладлар белән министр урынбасары Рәис Гомәров һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев чыгыш ясады.

Рәис Гомәров Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, түләүле хезмәтләр күрсәтү һ.б. буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Үтәлгән чаралар турында актларны рәсмиләштерү эшен активлаштыруны һәм аларны  финанс, бухгалтерлык исәп-хисабы һәм контроль бүлегенә вакытында тапшыруны сорыйм, – дип ассызыклады Рәис Гомәров. – Бу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга кагылышлы документациягә аеруча кагыла.

Рим Фәхразыев көллияткә кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International