Урманны янгыннан саклау үзәге белгече Динарт Зыятдинов «Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе – 2023» IX Бөтенроссия конкурсы призеры булды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

5 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Софрино шәһәрендә «Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе – 2023» IX Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узды. Анда Россия Федерациясенең 21 субъектыннан, шулай ук Беларусь Республикасыннан алдан сайлап алынган «Авиалесоохрана» ФБУ һәм урман янгын сүндерү хезмәтләре белгечләре катнашты. Конкурста барлыгы 25 кеше катнашты.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыручылар булып Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесоохрана» ФБУ тора. Конкурс үз эченә 3 этапны ала – күп төрле спорт бәйгеләре, урман эчендә ориентир табу һәм ауган агачларны кабатлап, каршылыклар полосасын, сазлыклы участокларны узу, урман янгыннарын сүндерүнең төп кул кораллары – янгын сүндергечләрне, бензопычкыларны һәм мотопомпаны куллану күнекмәләрен күрсәтеп, җирлекне үтеп чыгу.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Авиалесоохрана» ФБУның Бурят авиабүлекчәсеннән десантчы-янгын сүндерүче Михаил Смородников җиңүче булды.  Икенче урынны – «Коми төбәге урман-янгын үзәге» ДАУ парашют-янгын сүндерү командасы инструкторы Валерий Романов, өченче урынны «Байкал аръягы урманнарны авиация ярдәмендә саклау базасы» парашютчы-янгын сүндерүчесе Александр Скосырский яулады.

Призерлар исемлегенә Татарстан Республикасы вәкиле – «Урманны янгыннан саклау үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белгече Динарт Зыятдинов та керде. Ул күп төрле спорт бәйгеләре буенча үткәрелгән ярышларда икенче урынны алды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International