Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 837 нче карары нигезендә, урман хуҗалыгын алып бару нәтиҗәлелеге буенча Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рейтингында иң яхшы 10 төбәкнең урман ведомствосы хезмәткәрләренә 2022 елда стимуллаштыручы түләүләр җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан рейтингта беренче урынны алган иде. Шулай ук 2022 елда Россиядә урман хуҗалыгын алып бару нәтиҗәлелеге буенча ТОП-10 төбәкләр исемлегенә Ленинград, Смоленск, Вологда, Ярославль, Түбән Новгород, Тверь, Ульяновск, Брянск өлкәләре һәм Төньяк Осетия-Алания Республикасы керде.
«Рейтинг нәтиҗәләре һәр субъектта урман хуҗалыгы үсеше динамикасын күрсәтә. 2022 елда Рослесхозның топ-10 рейтингына кергән төбәкнең урман ведомстволары коллективларына түләүләрнең гомуми күләме 34 млн.сумнан ким булмаячак. Бу төбәкләрдә төп юнәлешләр буенча эш: урманнарны янгыннан саклау һәм урман күзәтчелеге югары дәрәҗәдә алып барыла. Хезмәттәшләремә бу хезмәт өчен рәхмәт! Киләчәктә, төбәкләрнең эшен бәяләүнең яңа методикасы кабул ителү белән, 2023 елгы лидерлар составы үзгәрергә мөмкин, һәр субъект үзен күрсәтә алачак», – дип билгеләп үтте Рослесхоз башлыгы Иван Советников.
Белешмә өчен:
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) төбәкләрне 2014 елдан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча бәяли.
2022 елда төбәкләрдә урман ведомстволарының эше 7 төркемгә бүленгән 36 критерий буенча бәяләнгән: урманнарны янгыннан саклау, урман күзәтчелеге, урманнардан файдалану, аларны яклау, яңадан үрчетү, урманнарны саклау, ведомстволарның финанс-икътисадый эшчәнлеге.
Төбәкләрне нәтиҗәлелек рейтингында урнаштыру әлеге 7 төркем буенча ирешелгән күрсәткечләр нигезендә үткәрелгән.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды