Әгерҗе урманчылыгы мастеры Алмаз Шәйхетдинов Әгерҗе шәһәренең 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашкан

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ урман мастеры Алмаз Шәйхетдинов Әгерҗе шәһәренең 5нче балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр белән очрашкан. Очрашу «Орешник» паркында узган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында Алмаз Шәйхетдинов балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, тармак һөнәрләре һ.б. турында сөйләгән.

«"Урман" – бик күп төрле экосистема, ул  күп санлы агач, куак, хайван һәм кошларны үз эченә ала, – дип билгеләп үткән ул. – Алар барысы да бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән».

Ахырда урман мастеры тәрбияләнүчеләргә урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International