Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда министр 2023 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышы һәм булачак табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 96,2 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар урманнарны торгызу эшләрен башкаруга (94,1 млн.сум), урман үсемлекләре орлыклары запасын формалаштыруга (0,8 млн.сум), урман янгыннарын сүндерү, урман культуралары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга (1,3 млн.сум) юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында төбәк проекты буенча барлыгы 3615 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Шуларның 1413 гектарында – урман культуралары утырту, 106 гектарында – урманнарны үрчетү, 4 гектарында – урманнарны катнаш ысул белән торгызу, 2092 гектарында – урманнарны табигый ысул белән торгызу.
«Төбәк проектында проектта 2 максатчан индикатор билгеләнгән: «урманны торгызу һәм үстерү мәйданының кисеп ташланган һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян», – дип искәртте Равил Кузюров. – Быел беренче күрсәткеч 161% тәшкил итте. План 70,7% арттырып үтәлде».
Шулай ук быел Татарстан Республикасында 1708 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылган, 4043 гектар мәйданда урман культураларын тулыландырылган, 12,9 мең гектарда урман культураларын агротехник карау уздырылган, 23 гектарда базислы урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарылган.
2023 елда Татарстанда урманнарны яңадан үрчетү һәм үстерү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 5323 гектар тәшкил итә.
«Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Быел аларның план күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.
Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре белгечләре тарафыннан төп урман барлыкка китерүче токымнарның 723 кг орлыгы җыелган, шулардан 458 кг – нарат, 226 кг – чыршы, 15 кг – каен, 15 кг каен һәм 9 кг юкә.
«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү дә мөһим бурыч булып тора, – диде Равил Кузюров. – Быел республикада урманнарда янгын куркынычы сезоны шактый авыр уза. Яз иртә килде, аңа алмашка экстремаль эссе җәй килде, яңгырлар булмады диярлек. Урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чараларының керүенә 5 тапкыр чикләү кертелде».
Әйтик, ТР «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 12 сентябренә Татарстан Республикасында урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 1090 термик нокта һәм 889 янгын очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук көненә 461 термик нокта һәм 326 янгын очрагы теркәлгән булган.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Татарстанда янгын куркынычсызлыгы шартларын космик мониторинглау, авиация (1,2 млн.га) һәм җир өсте (11 мең га), шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барылды.
«Соңгы елларда республикада аерым урманчылыклар территориясендә парсыз ефәк күбәләгенең таралыш алуы күзәтелә. Хәзерге вакытта урман утыртмаларына тикшерү үткәрелә, киләсе елда урман корткычлары булган урыннарны бетерү чаралары өчен документлар төзелә, – дип билгеләп үтте министр. – Шулай ук урман тармагы белгечләре парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртәләр».
Ахырда министр Равил Кузюров табигатьне саклау акцияләренә тукталды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең, аерым алганда, урман янгыннарын кисәтү, күрше төбәкләрнең урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары белән хезмәттәшлек итү, имәнлекләрне торгызу буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турындагы сорауларына җавап бирде.