Кызыл китап хайваннары турында «Заповедная сказка» Бөтенроссия балалар конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Әкиятнең герое Амур юлбарысы, Азия алды барсы, Ерак Көнчыгыш барсы, кар барсы, сайгак, аргали, дзерен, ак аю, стерх, аучы соры кит, аучы Гренланд киты, Пржевальский аты һәм кыргый үгез булырга мөмкин.
«Безнең Кызыл китапка кертелгән хайваннар турында «Заповедная сказка» конкурсы – балалар өчен планетаны, илне, туган төбәкне безнең белән кем бүлешкәнен яхшырак белү мөмкинлеге. Ни өчен Амур юлбарысы, Азия алды барслары, сайгак, Пржевальский аты һәм башка хайваннарны сакларга һәм якларга кирәклеген аңларга булыша. Ә бу һәр хайванга үзенең сихри көчен уйлап табу һәм бу хакта сөйләү мөмкинлеге», – ди РФ табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов.
Конкурста 9-15 яшьлек балалар катнаша ала. Эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
13 җиңүче Яңа ел алдыннан игълан ителәчәк. Бүләкләү Мәскәүдә, ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында РФ Табигать министрлыгы павильонында узачак. Җиңүчеләр 13 уенчыктан һәм балаларның әкиятләрен танылган актерлар һәм музыкантлар тавышлары белән сөйли торган махсус акыллы колонкалардан торган комплект алачак.
Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак белешмәләрне https://сземлинекудабежать.рф сайтында белергә мөмкин.