Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котладылар. Бүләкләр тапшырганда белгечләр ветераннарга фидакарь хезмәтләре һәм урман комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә Урман хезмәткәрләре көне сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 17 сентябрьгә туры килә.
Татарстан Республикасының урман тармагы 2,5 меңнән артык кешене берләштерә. Урман хуҗалыгы белгечләре көн саен урман ресурсларын саклау һәм арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Аларның тырыш һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә меңләгән гектар урман утыртыла, сыйфатлы утырту материалы үстерелә, урманнар янгыннардан, законсыз кисүдән, шулай ук корткычлар һөҗүменнән саклана.