Бүген Иркутск шәһәрендә «Россия урманнары» форумы ачылды.
Пленар утырышта катнашучыларны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Россия Федерациясе сенаторы Татьяна Гигель, Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев һәм Себер килешүе башкарма комитеты рәисе Геннадий Гусельников сәламләде.
Киңәшмәдә төп доклад белән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Советников чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел урман хуҗалыгы өчен мөһим булган берничә закон инициативасы кабул ителгән. Төзәтмәләр Россия Табигать министрлыгы белән берлектә эшләнгән. Мәсәлән, Урман кодексына федераль Авиалесохрана резервы турында үзгәрешләр кертелгән, урман амнистиясе озайтылган, куллану процедурасы гадиләштерелгән һәм участокларны амнистияләү өчен өстәмә критерийлар эшләнгән. Шулай ук урман бүлемтекләренең таксацион тасвирламасы (ТОЛ) турындагы нормалар үз да көченә керде.
«ТОЛ реаль мәгълүматны чагылдырырга тиеш һәм башкача берничек тә була алмый. Нәкъ менә шушы мәгълүматлар урман декларацияләренә кертелә, ДУР күрсәтелә. Таксация тасвирламасы мәгълүматларының ДУР мәгълүматларына туры килмәве – урман декларацияләрен кабул итүдән баш тарту өчен нигез түгел, дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Шулай ук төбәкләргә урман участокларын арендага алу хисабына федераль бюджетка керемнәрне арттыру мәсьәләсен эшләү дә йөкләнде. Быел урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләргә субвенцияләр күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган – 40,3 млрд (14,2 млрд – урманнарны янгыннан саклауга).
Янгын куркынычлы сезонына беренчел нәтиҗәләр ясап, Иван Советников 2023 елгы янгын куркынычы сезонының Россиянең барлык өлешләрендә дә бик катлаулы булуын билгеләп үтте. Ел башыннан барлык урман янгыннары мәйданнарының 85% артыгы 6 субъектка туры килә: Саха Республикасы (Якутия), Хабаровск крае, Магадан, Амур, Свердловск һәм Яһүд автономияле өлкәләре.
Урман хуҗалыгына ярдәм итү өчен компенсацион урманторгызу турында нормалар кабул ителгән. Урман участогы арендаторы бу эшләрне үз хисабына башкара. Ел башыннан компенсацион урман торгызу буенча йөкләмәләр 250 мең гектар тәшкил итә.
Докладны тәмамлап, Рослесхоз башлыгы урман тармагының цифрлы трансформациясе турында сөйләде. 1 сентябрьдән ФГИС ЛК системасында пилот төбәкләр: Мәскәү, Ульяновск һәм Архангельск өлкәләре эшли. Ел ахырына кадәр системага – 63 субъект, 2024 елның беренче яртыеллыгыннан да соңга калмыйча бөтен Россия кушылачак.
Шулай ук пленар утырыш кысаларында урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен Россия Президентының Дәүләт бүләкләре, Россия Табигать министрлыгының, Рослесхозның һәм Иркутск өлкәсе Губернаторының ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.
«Россия урманнары» форумы үз эшен иртәгә, 14 сентябрьдә дәвам итәчәк. Илнең урман сәнәгате комплексын үстерү, урман янгыннарын ачыклау һәм бетерү, урман тармагын цифрлаштыру һәм урманнарның климат көн тәртибенә керткән өлешенә багышланган түгәрәк өстәлләр сериясе планлаштырылган.
Форум эшендә урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре катнаша.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды