Лубян урман-техник көллиятендә «Беренче курс студентлары атналыгы» кысаларында «Үз көллиятеңне танып бел» интеллектуаль квесты узган.
Квест нәтиҗәләре буенча беренче урынны 11 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 13 нче бакча-парк төркеме җыелма командасы, өченчедә – 12 нче икътисад төркеме.
Лубян урман-техник көллиятендә узган «Беренче курс студенты атналыгы» укучыларны уңышлы адаптацияләүгә юнәлдерелгән, ул яңа килгән студентларга көллиятнең иҗтимагый тормышы белән танышырга ярдәм итә. Бу атнада беренче курс студентлары үзләренең иң яхшы сыйфатларын, сәләтләрен күрсәтә һәм үз белгечлекләрен лаеклы тәкъдим итә ала. «Атналык»ның һәр көне сәгатьләр буенча билгеләнгән, беренче курс студентлары өчен иҗади, интеллектуаль, спорт һәм башкалар – төрле сынаулар тәкъдим ителә.