«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенең урманны саклау һәм дәүләт урман патологиясе мониторингы бүлеге белгечләре Түбән Кама урманчылыгы урман фонды җирләрендә авария хәлендәге агачларны тикшергән.
«Эшләр балаларны савыктыру лагерьлары территориясендә башкарылды, – дип хәбәр итте филиал директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова. – Төп бурыч барлык потенциаль куркыныч агачларны вакытында ачыклау һәм балалар ялына янаган куркынычларны алдан ук бетерү. Визуаль тикшерү барышында 100дән артык авария хәлендәге нарат, имән, каен агачлары ачыкланган. Агачларга зыян салынуның төп сәбәбе – черек кәүсә һәм аның куркыныч булып авышып торуы».
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар әзерләнәчәк һәм авария хәлендәге агачларны җыештыру чаралары билгеләнәчәк.