ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Россия урманнары» форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия урманнары» форумы кысаларында «2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров доклад белән чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында урман фонды җирләреннән башка категориядәге җир кишәрлекләренең урманчылык чикләре белән 85 мең гектар мәйданда киселешенең 121,6 мең факты турында мәгълүмат бар. Агымдагы елның 1 сентябренә 105 мең участокка карата анализ ясалган, бу планның 86 процентын тәшкил итә. Шулардан 33,8 мең җир кишәрлегенә карата дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү буенча эш башкарылган, 18,8 мең җир кишәрлеге буенча материаллар, урман фонды җирләренә карата Россия Федерациясенең мөлкәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау эшен башлап җибәрү өчен, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына җибәрелгән.

«Әлеге эш Росреестрның Татарстан Республикасындагы идарәсе, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә башкарыла», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.

Министр Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасын эшләү һәм гамәлгә кертүнең дә 2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыруга ярдәм итүен өстәде. Бу система узган ел эшләнгән. Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы боерыкларында урманчылыкларның чикләре турындагы мәгълүматны анализлау һәм әлеге материалларны системага кертү буенча масштаблы эш башкарылган.

Түгәрәк өстәл эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Советников, аның урынбасары Вячеслав Спиренков һ.б. катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Россия урманнары» форумы Иркутск шәһәрендә быелның 13-14 сентябрендә узды. Аның кысаларында пленар утырыш, шулай ук илнең урман сәнәгате комплексын үстерү, урман янгыннарын ачыклау һәм бетерү, урман тармагын цифрлаштыру һәм урманнарның климат көн тәртибенә керткән өлешенә багышланган түгәрәк өстәлләр сериясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International