Татарстанда урман культураларын инвентаризацияләү бара

2023 елның 15 сентябре, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урманчылыклар белгечләре Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә урманнарны торгызу буенча башкарылган чараларны инвентаризацияләүгә керештеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне башкару «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

«Инвентаризациянең максаты – урман культураларының мәйданнары һәм торышы турында мәгълүмат алу, урманнарны торгызу эшләренең нәтиҗәлелеген билгеләү, урман культураларының торышын яхшырту буенча чараларны билгеләү, аларны урман белән капланган җирләргә күчерү һәм яшь үсентеләрне кыйммәтле агач үсентеләре категориясенә кертү», – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев.

«Шулай ук инвентаризация нәтиҗәләре буенча 2024 елгы урман культуралары кампаниясенә күпме стандарт утырту материалы булуы да билгеле булачак, – дип өстәде Тимур Галиев.– Инвентаризацияне 15 ноябрьгә тәмамлау планлаштырылган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International