Бүген Казанда «Милләтләр кроссы – 2023» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара ике мәйданчыкта оештырылды. 1, 2 һәм 3 км ераклыкка йөгерүләр – Кремль яры буенда, 4, 6, 8 һәм 12 км ераклыкка йөгерүләр Локомотив стадионында узды.
Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыкты. Ярышларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне ел саен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм россиялеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Быел ярышлар илнең 84 төбәгендә узды. «Милләт кроссы»нда барлыгы 340 меңнән артык кеше катнашкан.