Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә урман әзерләү техникасын тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Сезнең хезмәтегез махсус белем, осталык һәм техник җиһазлар таләп итә. Бүген без сезгә яңа универсаль техниканы тапшырабыз, ул сезнең эшегездә бик файдалы булачак», – дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.
Республика Рәисе күп еллар дәвамында урманчылар тарафыннан булдырылган традицияләрне, шулай ук урман тармагы өчен кадрлар әзерләү системасын саклауның мөһимлеген ассызыклады. «Мин үзем урманчы гаиләсеннән һәм бу эшнең нинди катлаулы һәм мөһим икәнлеген беләм. Үземә дә урман хуҗалыгында эшләргә туры килде. Урман – безнең байлыгыбыз, һәм аны саклау – мөһим. Без урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән горурланабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы нәтиҗәле эше буенча ил масштабында алдынгы позициядә тора. «Болар барысы да сезнең, урманчыларыбыз аркасында», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Чара кысаларында Министрлык аппаратының һәм аның ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эшендә аерылып торган хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
Шулай ук урман тармагы белгечләрен министр Равил Кузюров та котлады. «Безнең эшкә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан да, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ягыннан да югары бәя бирелде, – дип билгеләп үтте ул. – Минем сезгә нәтиҗәле, фидакарь хезмәтегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең һәрберегез урман тармагын үстерүгә, газиз республикабызның урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алга таба уңышлар телим».
Урман хуҗалыкларына «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында сатып алынган урман әзерләү җиһазлары белән 32 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы тапшырылды.