Бүген «Корстон-Казан» комплексында «Урман хуҗалыгы белән дәүләт идарәсе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары башланды.
Курсларда катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Евдокимова сәламләде.
Үз чыгышында Илгизәр Зарипов катнашучыларны Татарстанда урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды.
«Сезне Татарстанда каршы алуга шатмын. Бай программа планлаштырылган, сез республиканың кайбер урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында, Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә, шулай ук Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булырсыз, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Стажировка сезнең барыгыз өчен дә кызыклы, бай һәм файдалы булыр дип өметләнәбез. Хәерле юл, уңышлар».
«Урман хуҗалыгы белән дәүләт идарәсе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән урман тармагы белгечләре өчен оештырылган. Әлеге курсларда 35 кеше квалификациясен күтәрер дип көтелә. Укуны үткәрү быелның 23 сентябренә кадәр планлаштырылган.