Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды.

Конкурста «Арча урманчылыгы» ДКУ,  «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ, шулай ук «Паранга урманчылыгы» КДУ һәм «Габит» ҖЧҖ (Мари Эл Республикасы) командалары катнашты.

Ярышлар берничә этаптан торды. Конкурсантлар урманнарны торгызу, урманнарны янгыннан саклау, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманны саклау һ.б. өлкәләрдә үзләренең теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәттеләр.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Тукай кишәрлеге белгечләре алды. Икенче урында – «Паранга урманчылыгы» КДУ командасы һәм «Габит» ҖЧҖ, өченчедә – Сурнар кишәрлеге урманчылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International