ТР Югары Ослан районы мәктәпләрендә “Урманчылык” предметы укытыла башлады

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Яңа уку елында Октябрь авылы урта мәктәбенең дәресләр расписаниесына 9нчы класслар өчен “Урманчылыкка кереш”, 10нчы класслар өчен “Урманчылык” дигән яңа предметлар өстәлде. Шөгыльләрне “Идел буе урманчылыгы” дәүләт идарәсенең урман саклау буенча инженеры Рөстәм Исмәгыйлев үткәрә. Урманчылык курсы программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Һөнәрләр исемлеге” хатына ярашлы рәвештә һәм шул министрлыкның “Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары өчен базислык уку планын раслау турындагы” боерыгы нигезендә эшләнгән.

Шөгыльләрнең максаты – укучыларга урман, аның тормышы һәм экология өчен әһәмияте турында башлангыч белемнәр бирү, шулай ук укучыларны һөнәри әзерләү, мәктәпне тәмамлаучыларны хезмәт базарына социаль адаптацияләү, аларда Татарстанның урман хуҗалыгына эшкә урнашуны гарантияли торган һөнәрләр алуга уңай мотивацияләр формалаштыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International