«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар стандарт утырту материалы үстерү үзенчәлекләре турында белде

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай 1 нче урта мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Аксубай урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында булып киткәннәр. Балалар өчен экскурсияне «Аксубай урманчылыгы»  ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин үткәргән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында Андрей Ильмухин әлеге питомникның Аксубай урманчылыгының Аксубай кишәрлегендә 37 нче кварталының 12  нче бүлемтегендә урнашкануы, аның 8,2 гектар мәйданны алып торуы турында сөйләгән.

Җитәкче-урманчы төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын җыю үзенчәлекләренә, аларны саклау, чәчү һәм кәлшәләрне карау технологияләренә җентекләп тукталган. Шулай ук урман культураларын булдыру алымнарына һәм ысулларына аерым игътибар бирелгән.

Очрашу ахырында Андрей Ильмухин укучыларны агымдагы елның сентябрь һәм октябрь айларында узачак «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләрендә катнашырга чакырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International