«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре урманнарны торгызу буенча башкарылган дәүләт күзәтчелеге кысаларында республиканың базислы урман питомникларында стандарт утырту материалының характеристикаларын бәяләү эшләрен уздырганнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тикшеренүләрне үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
План-график нигезендә Татарстан Республикасының 9 питомнигында 32 партия утырту материалы тикшерелгән. Тикшерү барышында үсентеләрнең биеклеге һәм диаметры билгеләнгән, чүп үләннәре белән каплану дәрәҗәсе, авыру билгеләре булу-булмавы, корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсе һ.б. ачыкланган.
ТР Урманны саклау үзәге белгечләре сүзләренә караганда, үсентеләрнең торышы яхшы дип бәяләнә.
Исегезгә төшерәбез, стандарт утырту материалын җитештерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 30,9 млн. данәдән дә ким булмаган үсенте җиткерергә кирәк.
Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.