Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Урман хуҗалыгы белән дәүләт идарәсе» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар белән очрашты. Очрашуда Саха (Якутия) Республикасының экология, табигатьтән файдалану һәм урман хуҗалыгы министры Евгений Перфильев, Яһүди автономияле өлкәсе хөкүмәтенең Урманнар белән идарә итү департаменты башлыгы Алексей Малинников, «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Евдокимова, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашу барышында Равил Кузюров катнашучыларны Татарстан урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, урманнар биләгән республика җирләренең гомуми мәйданы – 1 млн. 267 мең га, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%.
Урман комплексы белән идарә итү системасы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән (31 ТР «Урманчылык» ДКУ, 31 ТР «Урман хуҗалыгы» ДБУ, 31 «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ). Урман тармагы хезмәткәрләренең гомуми саны 2,5 мең кеше тәшкил итә, дип өстәде министр.
«Татарстанда урманнарны саклау, тармак оешмаларының матди-техник базасын яңартуга аерым игътибар бирелә, урман хуҗалыгының яшь белгечләренә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырыла», – дип йомгак ясады Равил Кузюров.
Урман тармагын цифрлаштыру барышы турында тулырак мәгълүматны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җиткерде. «Соңгы елларда геомәгълүмат системасы, дистанцион зондировкалау мәгълүматлары нигезендә урман фондының торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы, шулай ук Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасы эшләнде һәм гамәлгә кертелде, – дип сөйләде ул. – Шулай ук Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү проекты да гамәлгә ашырылды».
Шулай ук очрашу кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Равил Кузюров һәм Людмила Евдокимова кул куйдылар.
Ахырда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре квалификация күтәрү курсларында катнашучыларның, аерым алганда, урман янгыннарын кисәтү, урман фонды территориясендә чүплекләрне бетерү, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сатып алу-сату шартнамәләре шартларын үтәү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Исегезгә төшерик, «Урман хуҗалыгы белән дәүләт идарәсе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән урман тармагы белгечләре өчен оештырылган. Әлеге курсларда 35 кеше квалификациясен күтәрер дип көтелә. Укуны үткәрү быелның 23 сентябренә кадәр планлаштырылган.