Татарстанда 2024 елда 0,5 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылган

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елда урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 20 сентябренә туфрак әзерләү буенча эшләр 0,5 мең гектар мәйданда башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлыгы 1,4 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак участоклары әзерләргә кирәк.

Шул ук вакытта республика урманчылары урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү, урман культураларын тулыландыру һәм төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү буенча да эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International