Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында видеоконференция режимында 2023 елда төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Утырыш эшендә РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Орлык әзерләү барышы турында докладлар белән Рослесхозның урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, шулай ук урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов план буенча 2023 елда 11455 кг орлык җыярга кирәклеген әйтте. Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре белгечләре тарафыннан төп урман барлыкка китерүче токымнарның 723 кг орлыгы әзерләнгән, шулардан 458 кг – нарат, 226 кг – чыршы, 15 кг – каен, 15 кг каен һәм 9 кг юкә.
Нәселдәнлек сыйфатлары яхшырган орлыклар 15 кг күләмендә яки планның 75% җыелган.
«Моннан тыш, бүгенге көндә урман хуҗалыклары тарафыннан 3274 килограммнан артык имән чикләвеге җыелды, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Аларның өчтән бер өлеше Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә тикшерүгә җибәрелде».