Бу көннәрдә Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты базасында «Күп төрле урман ярышлары-2023» Бөтенроссия студентлар ярышлары уза. Ярышларда илнең 17 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укучылары Марат Липин, Данил Чеботарев һәм Никита Мөбарәков катнаша.
Техникумнар һәм көллиятләр командалары дүрт конкурс этабында иң яхшылар исеменә ярышалар: «Урман кисүдә төп эшләр», «Өлгергән агачлыкларда урман бүлемтеген аерып чыгару һәм таксацияләү», «Урманнарны яңадан үрчетү», «Урман янгыннарын сүндерү имитациясе», югары уку йортлары өчен – «Урманны саклау», «Урман участогын таксацияләү һәм чараларны билгеләү», «Урманнарны яңадан үрчетү», «Урман янгыннарын сүндерүне имитацияләү».
Ярышларда студентлар үзләренең һөнәри белемнәрен һәм уку барышында алган гамәли күнекмәләрен күрсәтәләр. Моннан тыш, ярышлар уздырылган көннәрдә балалар өчен белем бирү программасы да каралган – агачларны инструменталь диагностикалау, өлгергән агачларда урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү, шулай ук урманнарны үрчетү буенча мастер-класслар күздә тотыла.