Бөтенроссия урман отрядлары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия урман отрядлары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс «ЭКА хәрәкәте» экологик иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелә.

Катнашу өчен отряд булдырырга һәм ким дигәндә 3 тематик чара үткәрергә кирәк. Әйтик агачлар утырту, урманны чүп-чардан арындыру, экологик сукмакны төзекләндерү, урман янгыннарын профилактикалау чарасы һ.б. булырга мөмкин. Төркемдә ким дигәндә 10 кеше булырга тиеш, составына өлкәннәр дә, студентлар да, мәктәп укучылары да керә ала.

Үткәрелгән чаралар турында хисапны Ecowiki.ru платформасындагы бүлектә тутырырга кирәк.

Конкурс турында тулырак белешмәләрне монда белеп була: https://ecowiki.ru/lesnye-otryady/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International