Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко килде.
Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия вице-премьеры Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Виктория Абрамченко Казанда биологик чистарту корылмалары (БОС) мәйданчыгында, Казанның чүп яндыру заводы төзелеше мәйданчыгында булды, рекультивацияләнә торган Самосыр полигонында башкарылган эшләр белән танышты.
Биологик чистарту корылмалары мәйданчыгында Россия вице-премьерын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров һәм башкалар озата йөрде.
Виктория Абрамченко эшләрнең 2021 елның ноябрендә башлануы турында сөйләде. Эшләрнең заказчысы булып ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе тора. Генераль подрядчы – «Ядран-Строй» ҖЧҖ.
Биологик чистарту корылмаларын күләмле реконструкцияләү шәһәр агынтыларын чистарту сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлана. Реконструкция «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты, шулай ук чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләүнең төбәк программасы кысаларында алып барыла.
Виктория Абрамченко Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатуында калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше барышы белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда калдыкларны энергетик утильләштерү заводы (ЗЭУ) төзелеше 2017 елда Мәскәү өлкәсендә шундый ук дүрт завод проектлары белән бер үк вакытта башланды.
Объектны карау барышында «РТ-Инвест» АҖ генераль директоры Андрей Шипелов, АГК-2 генераль директоры Василий Белосевич аңлатмалар бирде.
Исегезгә төшерәбез, башта Татарстан Республикасында ЗЭУ Мәскәү өлкәсендәге объектлар белән бер үк вакытта 2022 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырылган иде, әмма COVID-19 пандемиясе барлык объектларда төзелеш-монтаж эшләрен гамәлгә ашыру процессын акрынайтты, шулай ук Татарстан Республикасында ЗЭУ өчен җиһазлар китерү шартларын килештерү вакытын арттырды.
Шулай ук бүген Кабан күле яр буен карап чыктылар, анда Виктория Абрамченкога иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасын тәкъдим иттеләр.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды