23 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең үзәк чаралары узачак

2023 елның 22 сентябре, җомга

2023 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең үзәк чаралары узачак. Мәйданчыклар республиканың барлык 43 муниципаль районында да оештырылачак.

Акция кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм аунак агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 11 сентябрьдә башланды һәм 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, халыкның экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган, урманда тәртип урнаштыруга үз өлешен кертергә әзер булган кешеләрнең тырышлыкларын берләштерү, төп табигый байлыкка мөнәсәбәт үрнәген күрсәтү.

Акциягә теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына яки аның ведомство карамагындагы урманчылык учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Агымдагы елның 17 апреленнән 17 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре буенча республика урман фондыннан 700 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 3 мең куб.метр коры-сары һәм аунак агач черетү өчен күчләргә өелгән. Шул ук вакытта урманнарда 350дән артык аншлаг һәм мәгълүмат щитлары ремонтланган. Акциягә 15 мең кеше кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International