Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченконың эшлекле очрашуы узды.
Вице-премьер Татарстанга кичә килде. Ул берничә объектта булды һәм аларның эше белән танышты, аерым алганда, биологик чистарту корылмаларында, Казанның ләм кырларында, рекультивацияләнгән Самосыр полигонында булды.
Рөстәм Миңнеханов Виктория Абрамченкога республикада тармак үсешенә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында вице-премьер, «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан бүген Идел буе федераль округында беренче урында тора, дип белдерде.
Виктория Абрамченко хәбәр иткәнчә, кичә күргән барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. «Барысы да графикта. Бернинди куркыныч күрмибез», – дип нәтиҗә ясады ул.
Очрашуда урманнарны саклау һәм яклау буенча эшләрне башкару, «Экология» илкүләм проектын башкару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.