Виктория Абрамченко һәм Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районында булдылар

2023 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Саба муниципаль районында булды.

Анда ул, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр продукциясе күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Тикшерүдә шулай ук Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Советников, РФ Табигать ресурслары министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ.б. катнашты.

РФ вице-премьерына биредә урман тармагын цифрлы трансформацияләү буенча эш нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр. Әйтик, соңгы елларда Татарстан Республикасында геомәгълүмат системасы, дистанцион зондировка мәгълүматлары нигезендә урман фондының торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы, шулай ук ТР урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасы эшләнде һәм гамәлгә кертелде. Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү проекты да гамәлгә ашырылды.

Аннары Виктория Абрамченко һәм Рөстәм Миңнеханов ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар. Аларга үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн.данә ябык тамыр системасы булган утырту материалы тәшкил итә, дип сөйләделәр. Комплекс 11,3 га мәйданны били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, чәчүлекләрне суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һәм башка объектлар урнашкан. Үзәк Швециянең ВСС АВ компаниясеннән заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Соңыннан РФ вице-премьеры һәм Татарстан Рәисе Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрарийны карап, 646 төр агач-куаклык һәм чәчәк-декоратив үсемлекләр коллекциясен, Урман музее һәм ТР «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясен карадылар. Дендрарийда кунаклар туя үсентеләрен утырттылар.

Урман янгыннарын сүндерү станциясе эше турында «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин сөйләде. Биредә 23 берәмлек техника, шул исәптән 4 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын сүндерү инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар бар.

Эш сәфәре азагында Виктория Абрамченко һәм Рөстәм Миңнеханов агач эшкәртү комбинатының түбән сортлы агач эшкәртү эшен бәяләделәр. Предприятие 2013 елда оештырылган. Комплекс елына 600 мең данә агач аскуйма, 32,0 мең куб.м гомуми билгеләнештәге пиломатериаллар, 6 мең тонна агач оны, 22 мең тонна пеллетлар (ягулык гранулалары) һәм сувенир продукциясе җитештерүне күздә тота.

Проектның технологик чылбыры югары куллану үзлекләре булган продукция алуны; чималны рациональ куллануны; җитештерү калдыкларын тулысынча эшкәртү хисабына энергия ресурсларында предприятиенең үз-үзен тәэмин итүен тәэмин итә.

Агач эшкәртү комплексының агачка булган еллык ихтыяҗы – 140 мең куб.м. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 255 эш урыны булдырылган.

Матбугат белән аралашу барышында Виктория Абрамченко Саба районындагы предприятиенең калдыксыз җитештерү үрнәге булуын ассызыклады. «Бер вертикальдә урманны савыктыру белән шөгыльләнүче бюджет учреждениесе дә, агач әзерләү дә, калдыксыз продукция җитештерү дә бар. Минемчә, бу уңыш ачкычы, һәм аны алга таба да җәелдерергә кирәк. Без хезмәттәшләребез белән. мондый мисаллар башка төбәкләрдә дә күренсен өчен, норматив актларны ничек җайлаштырырга икәнлеге турында уйланачакбыз», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов федераль хөкүмәткә әйләнә-тирә мохитне һәм урман хуҗалыгын саклау бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Казандагы чистарту корылмалары һәм Иделне савыктыру программасына бәйле булган, безнең өчен хәл иткеч язмышлы проектларны билгеләп үтәсем килә. Бу проектлар илкүләм проектлар кысаларында барлыкка килде. Урманга килгәндә исә, бу безнең табигый байлыгыбыз һәм аны сакларга кирәк. Без федераль үзәк белән берлектә төзегән урманны янгыннан саклау станцияләре урманнарны янгыннан саклау системасында мөһим элемент булып тора. Урманнарны торгызу чаралары буенча зур эш алып барыла. Тулаем алганда, РФ Президенты тарафыннан илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында куелган барлык бурычлар тормышка ашырылачак дип ышандырырга әзер», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

Виктория Абрамченко шулай ук Татарстанның урман хуҗалыгында тотрыклы югары күрсәткечләр күрсәтүен дә билгеләп үтте. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада законсыз кисү күләме 30% кимегән. Регион янгын куркынычлы сезонын яхшы узды һәм урманны торгызу өлкәсендә лидерлык позицияләрен биләп тора. Татарстанның «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федпроекты кысаларында сатып алына торган урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар белән тәэмин ителеше 75,7% тәшкил итә, ә урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлары белән – 93,5%.

Шулай ук Виктория Абрамченко Рөстәм Миңнехановның урман хуҗалыкларына агач әзерләү һәм беренчел эшкәртү хокукы бирү турындагы тәкъдимнәрен дә хуплады. Тиешле закон проекты инде карала, Хөкүмәт рәсми бәяләмә әзерли. Закон проектына ярашлы рәвештә, урман хуҗалыгын алып баручы төбәк дәүләт учреждениеләренә, кайбер шартларны үтәп, урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүе нигезендә агач әзерләү хокукы биреләчәк.

Россия Табигать ресурслары министрлыгы, Рослесхоз белән берлектә, әлеге закон проектын төзәтмәләрне исәпкә алып хуплаган. Мәсәлән, закон проекты дәүләт учреждениеләре тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык ихтыяҗлары өчен ачык аукцион үткәргәндә, килешү аукцион җиңүчесенең читләшүе сәбәпле төзелмәгән яки тиешле аукцион уздырылмаган дип танылган очракта, сатып алу-сату килешүе нигезендә агач әзерләү, беренчел эшкәртү мөмкинлеген күздә тота. 

Бүген дәүләт учреждениеләре урман хуҗалыгы чаралары нәтиҗәләре буенча әзерләнгән агачны биржа сатуларында сата ала. Татарстан Республикасында биржа сатуларында барлык дәүләт учреждениеләре катнаша. 2023 елның I яртыеллыгында алар 102 мең куб.м. әзерләгәннәр. Закон проекты урман ресурсы белән нәтиҗәлерәк идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк, урман хуҗалыклары бизнес кулланмаган агачны эшкәртә алачак.

«Яңа функционал дәүләт учреждениеләренә бизнес өчен билгеләнгән, әмма кирәк булмаган агачны нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Ә урманчылыкны гамәлгә ашырудан өстәмә керемнәр ярдәмендә урманнарны янгыннан саклау һәм урманнарны торгызуга финанслауны арттыра алачаклар», – диде Рослесхоз башлыгы Иван Советников.

 

 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International