ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында республика урман фондыннан 0,5 мең куб.метр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды

2023 елның 23 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе буенча урман фондын массакүләм җыештыру эшләре оештырылды. Үзәк мәйданчык Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге территориясе булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Матбугат вәкилләре белән аралашу барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә, дип сөйләде. Анда даими катнашучылар арасында – республиканың төрле оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

«Әлеге участокта урман утыртмаларының санитар торышы канәгатьләнерлек түгел, агачлар  тамыр губкасы белән зарарланган, корыган һәм аунак агачлар бик күп, шуңа әлеге урын сайлап алынган да, – дип хәбәр итте ул. – Бүген акция республиканың барлык муниципаль районнарында уза. Анда 15 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә».

Акциядә катнашучылар көче белән әлеге мәйданчыкта барлыгы 1,5 куб.метр каты көнкүреш калдыклары җыелган. Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча урман фондыннан 0,5 мең куб.метр каты көнкүреш калдыклары җыелган, 2,5 мең куб.метр күләмендә коры-сары һәм аунак агач черү өчен өемнәргә өеп куелган.

Белешмә өчен. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 11 сентябрьдә башланды һәм агымдагы елның 11 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Быелның 17 апреленнән 17 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре буенча республика урман фондыннан 700 куб.метр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 3 мең куб.метр коры-сары һәм аунак агач черетү өчен күчләргә өелгән. Шул ук вакытта урманнарда 350дән артык аншлаг һәм мәгълүмат тактасы да төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International