Лубян урман-техник көллияте студентлары «Күп төрле урман ярышлары-2023» Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулаган

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Узган атна ахырында Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә студентлар арасында «Күп төрле урман ярышлары-2023» Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда илнең 17 төбәгеннән 27 команда – 8 югары уку йорты һәм 19 урман көллияте катнашкан.

Татарстан Республикасын «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Марат Липин, Данил Чеботарев һәм Никита Мөбарәков тәкъдим иткән.

Техникумнар һәм көллиятләр командалары дүрт конкурс этабында иң яхшылар исеменә ярышканнар: «Урман кисүдә төп эшләр», «Өлгергән агачлыкларда урман бүлемтеген аерып чыгару һәм таксацияләү», «Урманнарны яңадан үрчетү», «Урман янгыннарын сүндерү имитациясе», югары уку йортлары өчен – «Урманны саклау», «Урман участогын таксацияләү һәм чараларны билгеләү», «Урманнарны яңадан үрчетү», «Урман янгыннарын сүндерүне имитацияләү».

Шулай ук ярышлар уздырылган көннәрдә агачларны инструменталь диагностикалау, өлгергән агачларда урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү, шулай ук урманнарны үрчетү буенча мастер-класслар үткәрелгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ командасы «Урманнарны торгызу» этабында беренче урынны һәм «Урман бүлемтегендә төп эшләр» этабында икенче урынны алган. Шулай ук студентлар техникумнар һәм көллиятләр арасында команда зачетында икенче урынга лаек булганнар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International